

26 октябрьдә Уфада Русия энергетика форумын ачу тантанасында Агыйдел шәһәрендә кояш электр станциясе сафка керәчәк.
Бер үк вакытта Бәләбәйдә «Алексеевка» подстанциясенә икенче һава линиясе чылбырын төзү дә төгәлләнәчәк.
Русия энергетика форумы 2022 елның 26 октябреннән 28 октябренә кадәр "ВДНХ-Экспо"да узачак. Оештыручылары - Башкортостан Республикасы Хөкүмәте, БР сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы, Башкорт күргәзмә компаниясе, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Энергетика министрлыгы.
Эшлекле программа кысаларында Русиянең һәм чит илләрнең 30 шәһәреннән 250 спикер катнашлыгында 30дан артык чара узачак