Икътисад
22 октябрь 2022, 04:44

Көз - ярминкәләр чоры

Уңганнар җитештергән.

Көз - ярминкәләр чорыКөз - ярминкәләр чоры
Көз - ярминкәләр чоры

Уңганнар җитештергән.

Башкортстанның 34 шәһәр һәм районнарында 22 һәм 23 октябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

Монда үзебезнең уңганнар җитештергән азык- төлек сатып алып була. Аерым районнарда ярминкәләр кичә дә узды, дип хәбәр иттеләр төбәк Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгында.

Шимбә ярминкәләр Уфаның сигез мәйданында узачак. Демада - Таллинская урамыннан Ухтомский урамына кадәр; Калинин районында - Интернациональная һәм Машина төзүчеләр урамы һәм Мушникова – Баландин бульвары урамнары киселешендә узачак.

Аннан тыш, Киров районының Эшче хәбәрчеләр урамы 3, 5, 7, 20 санлы йортлар мәйданында, Октябрь районында - Спорт сарае янында, Совет районында - Яшьләр сарае каршында, Орджоникидзе районында - Серго Орджоникидзе исемендәге мәдәният йорты каршында, Ленин районында Әхмәтов урамында "Дулкын" паркы янында узачак. Якшәмбе көнне ярминкәләр Калинин, Киров, Октябрь, Орджоникидзе, Совет районнарында узачак. Фото: ufa.bezformata.

Көз - ярминкәләр чоры
Көз - ярминкәләр чоры
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас