

Үзмәшгульләрнең шөгыльләре төрле.
Башкортстанда үзмәшгульләр саны арткан. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер- министры Андрей Назаров белдерде.
Ел башыннан 32 мең кешегә арткан. Аларның саны 104,6 мең кеше тәшкил иткән — бу 2021 ел ахырына караганда 44,1 процентка күбрәк. Үзмәшгульләр арасында - төзелеш өлкәсендә эшләүчеләр, пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүчеләр, мәгълүмати хезмәтләр күрсәтүчеләр һәм үз производстволары булганнар бар.
Түләүчеләрнең гомуми кереме — 19 миллиард сум, бюджетка күчерелгән салым күләме 710 миллион сум тәшкил итә. Үзеңне эш белән тәэмин итү — яхшы хезмәт хакы эшләү механизмы. Ул гражданнарга кече һәм урта эшкуарлык белән беррәттән дәүләт ярдәме чараларыннан файдаланырга мөмкинлек бирә.
Быел без эшкуарлыкны үстерүгә 960 миллион сумга якын акча юнәлттек. Сентябрьдән башлап, үзмәшгульләргә җитештерелгән продукцияне вакытлы павильоннарда, ярминкәләрдә һәм фестивальләрдә шәхси эшкуарлар белән беррәттән сату мөмкинлеге туды.
Хуҗалыклары булганнарга еллык 1-5 процентлы ташламалы кредитлар каралган. Бу кыска вакытлы һәм 12 елга кадәр инвестиция займнарына да кагыла. Мондый шарлар аграрийларга үз продукциясенең күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк”, — дип яза Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.