Икътисад
21 октябрь 2022, 14:35

Иран дәүләте белән якынаябыз

"Башпотребсоюз" һәм Иранның Кооперативлар палатасы хезмәттәшлек итәчәк.

Иран дәүләте белән якынаябызИран дәүләте белән якынаябыз
Иран дәүләте белән якынаябыз

Иран Ислам Республикасында Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев җитәкчелегендәге бизнес-делегациянең эш сәфәре кысаларында "Башпотребсоюз" һәм Иранның Кооперативлар палатасы арасында үз – ара хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән иде.

"Башпотребсоюз" һәм Иранның Кооперативлар палатасы хезмәттәшлек итәчәк.

- Иранда кулланучылар кооперациясе төрле өлкәләрдә күп кенә предприятиеләрне берләштерә - авыл хуҗалыгыннан алып, химия сәнәгатенә кадәр. Хезмәттәшлек турында килешү үзара товар алмашуны җайга салу өчен өстәмә стимул булачак. Безнең кулланучылар җәмгыятьләре продукциясен Иран территориясендә сату буенча да, безнең республиканың ихтыяҗы булган Иран кооперативлары продукциясен сату буенча да, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев.

Чыганак:pravitelstvorb.ru

Фото:pravitelstvorb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас