Икътисад
19 октябрь 2022, 05:16

Мал да ашаган урынына кайта...

Кибет ишекләрен “шартлатып”  бикләп киткәннәр иде...

Мал да ашаган урынына кайта...Мал да ашаган урынына кайта...
Мал да ашаган урынына кайта...

Кибет ишекләрен “шартлатып”  бикләп киткәннәр иде...

 

Zara, Bershka һәм Pull & Bear Русиягә кайтырга җыена. "Ъ" белдерүенчә, Испаннарның Inditexы безнең илдәге бизнесын Азия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге партнерларына тапшырмакчы.

Испаннарның Inditex (Zara, Massimo Dutti, Pull & Bear, Oysho, Bershka, Stradivarius һ.б.) fashion-төркеме Русиядә “шартлатып” бикләп киткән кибетләрен кабат ачу мөмкинлекләрен эзли.

Бу хакта “Коммерсант" гәзите, Самара өлкәсе Арбитраж судының 30  сентбярьдә чыгарган билгеләмәсенә таянып, белдерә.

Суд акты буенча, Inditex бездәге бизнесын өченче һәм дуслык өзелгән исемлеккә кермәгән компаниягә бирергә ниятли.

Commonwealth Partnership күчемсез сәүдә департаменты җитәкчесе Ольга Антонова белдерүенчә, fashion-төркемнең Русия бүлекчәсе Көньяк Көнчыгыш Азия яки Персид култыгы тирәсеннән франчайз алуы мөмкин.

Гәзит чыганагы, нигездә, Inditexның Русия активына Берләшкән Гарәп Әмирлекләре лаек булуы ихтимал.

Әйткәндәй, күптән түгел, LPP Польша ретейлеры (Reserved, Cropp, Mohito һәм Sinsay брендлары иясе) шулай ук эшләде.

 Антонова белдерүенчә,  Inditex бизнесын тапшыру бер елга кадәр сузыла ала. Чыганактан билгеле булуынча, Massimo Dutti, Oysho һәм Zara Home Русиядән китә, ә башка брендлар инде башка исемнәр астында, яңа коллекция белән 2023 елның язында эшен башлап җибәрмәкче.

Хәтерегездәдер, Inditex брендлары булган – Zara, Massimo Dutti, Bershka, Oysho, Pull&Bear һәм Stradivarius  март башында бездәге кибетләрен япкан иде. Ә инде июнь башында кире кайтасылары килә башлаган. Иске коллекцияне сатып бетерә алмаган булганнар. Шул ук вакытта яңа коллекцияне әзерләп куйганнар.

Испанлылар эшләрен  маркетплейсларда дәвам итте. Ә бу маркага өстенлек бирүчеләр бәяләрнең офлайн-кибетләрдәгегә караганда югарырак булуын белдерә. Август азагында Zaraның Русиядәге хезмәткәрләрен эштән азат итә башлавы мәгълүм булды.

Фото: Газета ру.

Мал да ашаган урынына кайта...
Мал да ашаган урынына кайта...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас