

“Алга” махсус икътисади зонасын булдыру Башкортстанның соңгы 20 елдагы төп вакыйгаларының берсе булды дип билгеләнде.
“Алга” икътисади зонасын республиканың соңгы ике дистә елда булган әһәмиятле вакыйгалар исемлегендә билгеләп үттеләр. Әлеге рейтингны “Интернетны үстерү институты” һәм “1MI” агентлыгы төзегән.
“2019 елда “Алга” махсус икътисади зонасы төзелгәннән алып, аның территориясендә гомум инвестицияләр күләме 25 миллиард сумнан артык булган 12 резидент теркәлде. Бездә Русиядә тиңдәше булмаган резидентлар бар. Мәсәлән, “Биорон” компаниясе киләчәктә В2 витаминын җитештерергә ниятли”, – ди төбәкнең Үсеш корпорациясе генераль директоры Наил Габбасов.
Аның әйтүенчә, планда “Алга” зонасы территорияләрен киңәйтү каралган. Федераль власть бу башлангычны хуплаган.