Икътисад
18 октябрь 2022, 16:52

Без аларга - макарон, алар безгә җиләк-җимеш җибәрәчәк

vor.selhozproduct.ruvor.selhozproduct.ru
Фото:vor.selhozproduct.ru

16 октябрьдән республиканың сәүдә һәм хезмәтләр министры җитәкчелегендәге бизнес-делегация Иран Ислам республикасында эшлекле сәфәрдә. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә  ике республика арасында он, макарон эшләнмәләре экспорты, киптерелгән җиләк-җимеш, чикләвекләр, яшелчә-җимешләр импорты турында килешүләргә ирешелде.

–Тегеран сәүдә палатасында очрашу вакытында безнең эшкуарлар үз компанияләрен тәкъдим итте, җитештергән продукцияләре турында сөйләде. 100дән артык Иран компанияләре белән очрашулар  үткәрелде. Сөйләшүләр нәтиҗәле үтте, – дип сөйләде БРның сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев.

Мәсәлән,  республиканың он һәм макарон җитештерүче бер предприятиесе  Иранга  ай саен  6000 тонна продукция җибәрү хакында килеште.

Шулай ук Башкортстанның күмәртәләп сату итүче  эре базарына Ираннан киптерелгән җиләк-җимеш һәм чикләвекләр кайтарылачак. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас