

Иранның Сәүдә палатасы белән хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды.
Республика сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Иран Ислам Республикасына эш сәфәре кысаларында Башкортстан Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы белән Иран Сәүдә палатасы арасында сәүдә хезмәттәшлеген үстерү турында меморандумга кул куйдылар.
Яклар компанияләр һәм сәүдә, азык-төлек эшкәртү сәнәгате предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне үстерергә, шулай ук азык-төлекне үзара тәэмин итүне җайга салырга ниятли.
- Безнең эш сәфәренең максаты - алга таба республикалар арасында үзара товар әйләнешен ныгыту һәм үстерү. b2b-сөйләшүләр уртак Иран-Русия сәүдә палатасында очрашу кысаларында узды. Шунда ук Башкортстан Республикасының инвестицион һәм икътисади мөмкинлекләрен тәкъдим иттек. Ике якның да эшкуарлары үз компанияләре турында сөйләде, - диде республика сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев.
Фото: рravitelstvorb.ru