Икътисад
17 октябрь 2022, 17:19

Башкортстан – лидерлар өчлегендә!

Республикабыз “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проекты буенча алдынгылар рәтендә.

Руфина Таҗиева pravitelstvorb.ruРуфина Таҗиева pravitelstvorb.ru
Фото:Руфина Таҗиева / pravitelstvorb.ru

Республикабыз “Хезмәт җитештерүчәнлеге”  милли проекты буенча  алдынгылар рәтендә. Бу рейтинг 2021 ел нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр Русия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан төзелгән. «Җитештерүчәнлек 360» IV Федераль форумы кысаларында алдынгы төбәкләргә бүләкләр тапшыру тантанасы булды.

- Бу - безнең өчен бик мөһим бүләк. Ул төбәкнең предприятиеләрне ресурсларны сакларга һәм табышны арттырырга стимуллаштыручы әлеге практиканы нәтиҗәле гамәлгә ашыруы турында сөйли. Башкорстан Республикасында 2018 елдан гомумдәүләт проектына 142 предприятие кушылды. Ышаныч белән әйтә алам: гомумдәүләт проекты чаралары гамәлгә ашырылган предприятиеләр үз компетенцияләрен көчәйтә һәм үзләренең уңышлы эшләнмәләрен төрле агымнарда тарата алды, - диде республика Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас