

Ике соравым бар. Русиягә кушылган яңа территорияләрдә яшәүчеләр нинди акча берәмлегеннән файдаланачак? Автомобиль номерлары нинди булачак?
Дамир.
Яңа субъектлар территорияләрендә Русия сумы булачак. Әмма быелгы елның 31 декабренә кадәр украин гривнасы белән дә исәпләшергә мөмкин. Яңа төбәкләрдә бюджетка кагылышлы законнар 2023 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак. Ә бюджет үзе быелгы елның 15 декабренә кадәр хупланырга тиеш дип көтелә.
Автомобиль номерларына кагылышлы соравыгыз уңаеннан шуны әйтә алабыз: Донецк халык республикасы автомобильчеләренә төбәк коды – 171, Луганск халык республикасында – 172, Херсон өлкәсендә – 184, ә Запорожье өлкәсе контролендә булган шәһәрләрдә 185 кодлы номерлар бирә башлаганнар.