Икътисад
10 октябрь 2022, 12:31

Юллар планлаштырылган вакытта төзекләндерелә

 «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында юл эшләре 98 процентка башкарылган.

Юллар планлаштырылган вакытта төзекләндереләЮллар планлаштырылган вакытта төзекләндерелә
Юллар планлаштырылган вакытта төзекләндерелә

Алдагы көннәрдә өч юл аралыгында яктырту челтәрләрен яңату, өстәмә юл билгеләре кую һәм яңа юл аралыгы чикләрен буяу каралган. Юл-төзелеш мизгеле ахырына 23 чакрым озынлыгындагы 17 урам-юл челтәре мәйданы норматив таләпләргә туры килерлек итеп эшләнәчәк.
- Уфа - гадәттәгечә Башкортстан Республикасында «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын тормышка ашыру буенча лидерларның берсе. Нәкъ менә биредә күп кенә зур күләмле объектлар сафка баса, - ди  Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.
Юллар төзү белән беррәттән юл кырыйларын матурлау һәм уңайлы итү эшләре дә алып барыла. Уфа халкы башкарылган эш нәтиҗәләрен бәяләргә өлгерде дә инде. Мисал өчен  Ибраһимов бульварындагы скверда җәяүлеләр юлы яңартылды. Тротуарның киңлеге урыны белән 3-4 метр тәшкил итә. Моннан тыш, «Яшел Башкортстан» экологик акциясе кысаларында монда зур агачлар һәм куаклар утыртылды.
Барлык эшләр контрактлар белән билгеләнгән вакытта файдалануга тапшырылачак.

Чыганак: Башинформ

Фото: Транспорт министрлыгы

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас