Икътисад
8 октябрь 2022, 17:15

Яхшы һәм лаеклы форум килеп чыккан

“ЛегПром” форумы быел өченче тапкыр үтте.

https://vk.com/sheldyaevrbhttps://vk.com/sheldyaevrb
https://vk.com/sheldyaevrb

Республиканың сәнәгать министры Александр Шельдяев Уфада үткән җиңел сәнәгать форумына нәтиҗә ясады. Ул үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә болай дип язган:

“Яхшы һәм лаеклы форум килеп чыкты. Беренче “ЛегПром”ны 2020 елда үткәргән идек. Икенчесе Русия Сәнәгать форумы кысаларында оештырылды, бу 2021 елның язы иде. Быел да үзаллы, җиңел сәнәгать форумын үткәрә алдык, моңа санкцияләр дә, чикләүләр дә комачауламады.

Һәм юкка түгел. Бу форум безнең җиңел сәнәгатьчеләр өчен кирәк иде. Бер мәйданга 64 катнашучы җыелды, алар арасында – Башкортстаннан 30 җитештерүче. Үзебезне дә күрсәтә алдык, калганнар белән дә таныштык, элемтәләрне дә җайга салдык. Русиянең төрле төбәкләреннән 70 спикерны тыңладык, 17 эшлекле чара үткәрдек. Форумда Сингапур һәм Үзбәкстан вәкилләре катнашты”.

Министр әйтүенчә, форум кысаларында ике як өчен дә отышлы булачак килешүләргә кул куелган. Мәктәп формаларын тегүчеләр арасында үткәрелгән бәйге, уку йортлары студентлары теккән үрнәкләр белән танышу, мода күрсәтү мөмкинлеге булу – болар барсы да җиңел форумның бүгенге сулышын күрсәткән.

“Безнең бурыч – тармакның үсеше өчен шартлар булдыру. Һәм алар бар”, – ди Шельдяев. Дәүләттән ярдәм чаралары каралу һәм әлегедәй форумнар үзебездә җитештерелүче брендларны этәрүгә мөмкинлек бирә, дип йомгаклаган сүзен министр.

https://vk.com/sheldyaevrb
https://vk.com/sheldyaevrb
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас