

“Узган 8 айда Башкортстанның җиңел сәнәгате базарга 9,2 миллиард сумлык продукция чыгарды. Бу – узган ел дәрәҗәсеннән 1,7 миллиард сумга күбрәк. Димәк, тармакка булган ярдәм үз нәтиҗәләрен бирә”, – шулай дип язган бүген хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.
Аның әйтүенчә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елга җиңел сәнәгать тармагында җитештерү күләмен ике тапкырга арттыру бурычын куйган иде. Бу максатка ирешү өчен эшләр башланды, ди Назаров.
Төрле субсидияләр бирелүдән тыш, предприятиеләрне сыйфатлы чимал белән тәэмин итү мәсьәләсе дә карала.
“Җиңел сәнәгать дәүләт бурычларын хәл итүдә дә катнаша. Мәсәлән, өлешчә мобилизация игълан ителү шартларында республиканың күп предприятиеләре хәрби кием җитештерүгә юнәлеш алырга әзер. Әйтик, “Искож” компаниясе хәрби аптечкалар җитештерә башлый, ә “Спецтурснаряжение” җылы йокы капчыклары чыгара башлады да инде”, – ди Андрей Назаров.