

Бүген БР хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “ЛегПром-2022” җиңел сәнәгать форумының “Җиңел сәнәгать заманча шартларда. Үсеш нокталары” пленар сессиясендә чыгыш ясады. Әлеге форум җиңел сәнәгать тармагы эшләрен күрсәтү, үсеш перспективаларын анализлау, тәҗрибә алышу һәм көнүзәк хәлләрне исәпкә алып, актуаль темалар буенча карарлар әзерләп чыгару максатында оештырылды.
Пленар сессия башланыр алдыннан Премьер-министр ВДНХ-ЭКСПО бинасында 2500 квадрат метрдан артыграк мәйданда урын алган форум күргәзмәсен карап чыкты. Күргәзмәдә чимал экспозициясе, тукыма, җиңел сәнәгать материаллары һәм товарлары бар иде. Экспозицияне Русиядән, Үзбәкстаннан, Кытайдан 60 катнашучы компания тәшкил итте. Ул берничә тематик мәйданга бүленгән иде. Форумның бер тематик бүлеге “Дизайн территориясе” һәм “Этно территориясе” дип аталды. Бу блокларда 30дан артык дизайнер төбәкнең әйдәүче брендларын тәкъдим итте.
Товарлар белән танышканнан соң, чарада катнашучылар пленар сессиягә кереште. Ул ачык сөйләшү форматында узды.
Чыганак: pravitelstvorb.ru