Икътисад
7 октябрь 2022, 16:36

Килешү имзаланды

7 октябрьдә “ЛегПром-2022” җиңел сәнәгать форумында БР хөкүмәте һәм Балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе хезмәттәшлек хакында килешүгә кул куйды.

Тантанада документны БР хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм  Русия Сәнәгать министрлыгының Иҗтимагый совет әгъзасы Атонина Цицулина имзалады.

Килешү максаты   – Башкортстанда ныклы үсешә торган, көндәшлеккә сәләтле балалар товарлары индустриясе булдыру; яңа төр товарларны җитештерүнең заманча технологияләрен эшләп чыгару, индустрия предприятиеләре модернизациясе, инновацион эшчәнлекне үстерү, Башкортстан территориясендә балалар һәм балалы гаиләләрнең сыйфатлы товарларга булган ихтыяҗын тәэмин итү.

Балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе (АИДТ) –балалар өчен товарлар һәм хезмәтләр җитештерү, аларны реализацияләү  өлкәсендә зур бер һөнәри төркемгә берләштергән  коммерцияле булмаган оешма. Ул 2008 елда  барлыкка килгән. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас