

БРның эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары Алиса Гыйбадуллина эшкуарларга республика хөкүмәте тарафыннан бирелгән грантлар һәм субсидияләр турында искә төшерде.
Предприятиеләре социаль статус алган һәм махсуслаштырылган реестрга кергән эшкуарлар дәүләттән бушлай нигездә 100дән алып 500 мең сумга кадәр акча алала.
Бу акчалар рекламага, интеллектуаль милекне рәсмиләштерүгә, торак булмаган бинаны ремонтлау яисә арендага алганда, техника арендалауга, ТКХ, электр белән тәэмин итү, элемтә хезмәтләре өчен түләүгә тотына ала.
Грантлар алу шарты - проектны гамәлгә ашыруга күзалланган чыгымнарның 50 проценттан да ким булмаган күләмен предприятиенең үзенең дә финанславы.
Чыганак: bashinform.ru