Икътисад
3 октябрь 2022, 12:15

14 компания алды

Чыгымнарны каплатуга төбәк бюджетыннан субсидияләр бүленде.

14 компания алды14 компания алды
14 компания алды

Башкортстанның 14 предприятиесе экспортка товарлар (продукция) ташуга бәйле чыгымнарны каплау өчен республика бюджетыннан субсидияләр алды. Бу хакта Башкортстанның тышкы икътисади бәйләнеш һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.

- 2022 елның 29 августыннан 29 сентябренә кадәр республиканың тышкы икътисадый бәйләнеш һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы тарафыннан Башкортстан предприятиеләреннән 32 гариза каралды. Шулардан 14 компания-экспортерга субсидия бүлеп бирү хупланды, - дип билгеләде Маргарита Болычева.

Ведомство җитәкчесе предприятиеләргә 2022 елның 1 гыйнварыннан продукция ташу белән бәйле чыгымнар кайтарылды, дип өстәде.

Финанс средстволарын алучылар арасында химия, урман тармаклары предприятиеләре, азык-төлек сәнәгате һәм төзелеш материаллары җитештерүчеләре бар.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас