+17 °С
Болытлы
Республикада шикәр чөгендере уңышын җыю бара. БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, 28 сентябрьгә чөгендер үстерүче хуҗалыклар 538 мең тонна тамыразык җыеп алганнар.
Башкортстанда барлыгы 1,6 миллион тонна уңыш җыеп алу көтелә, бу төбәкне 2 елга шикәр белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк.
Быел 19 районда шикәр чөгендере чәчелгән иде, бүген уртача уңыш гектарыннан 282 центнер тәшкил итә. Иң зур уңышны Чишмә (103 мең тонна), Благовар (98 мең тонна), Әлшәй (84 мең тонна) районнары хуҗалыклары җыйган.
Фото: Башинформ.