Барлык яңалыклар
Икътисад
29 сентябрь 2022, 15:27

Җиңел сәнәгать форумына әзерлек бара

6-7 октябрьдә Уфаның "ВДНХ-Экспо" күргәзмә комплексында «Легпром-2022» форумы узачак.

Җиңел сәнәгать форумына әзерлек бара
Җиңел сәнәгать форумына әзерлек бара

Форум Башкортстан Хөкүмәте, Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы, Башкортстан күргәзмәләр компаниясе оештыруында үткәреләчәк. Җиңел сәнәгать казанышларын күрсәтү, индустриянең мөһим һәм актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен Башкортстан, Русия, Кытай һәм якын чит илләрдән тармак вәкилләре очрашачак.

- Бу форумда катнашырга теләүчеләр һәрвакыт күп. Күргәзмәдә республиканың 31 предприятиесе үз продукциясен күрсәтәчәк. Без традицион рәвештә балалар киемендә, аяк киеме, махсус кием, күн эшләнмәләрендә көчле. Республика җиңел сәнәгать предприятиеләренә чимал һәм җиһазларга чыгымнарның бер өлешен субсидияли. Тегү җиһазлары сатып алган компанияләр аның бәясенең - 20 процентка кадәр, тегү предприятиеләре чимал бәясенең яртысына кадәр өлешен каплый ала. Шул ук вакытта республика җитештерүчеләреннән чимал сатып алганда субсидияләр – 50, Русия һәм чит ил җитештерүчеләреннән алганда 30 процент тәшкил итә. Агымдагы елда 57 җитештерүче чимал һәм материаллар сатып алу чыгымнарын каплатуга субсидия алачак. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 140 миллион сум акча юнәлтеләчәк, – диде Хөкүмәт рәисе урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
«Легпром-2022»нең максаты - Русия базарында үзебезнең текстиль һәм җиңел сәнәгать товарларын күрсәтү һәм көндәшлекне үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру, текстиль һәм җиңел сәнәгать җайланмаларын һәм эшләнмәләрен җитештерүчеләр, тәэмин итүчеләр һәм заказ бирүчеләр арасында бизнес-коммуникацияләрне оптимальләштерү. Әлеге чарада Русиядән, Үзбәкстаннан, Кытайдан 60 компания катнашачак.
Форумның төп чарасы "Хәзерге заман шартларында җиңел сәнәгать. Үсеш нокталары" темасына зур утырыш Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, төбәк министрлыклары, ассоциацияләр, чит ил экспертлары катнашлыгында узачак.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: