Барлык яңалыклар
Икътисад
24 сентябрь 2022, 15:23

Процентсыз кредит алып булачак

Процентсыз кредит алып булачак
Процентсыз кредит алып булачак

Русиядә ислам банкингын гамәлгә ашыру өчен Башкортстан - сынау урыны булачак.

Бу хакта закон проекты Дәүләт Думасына кертелде. Ислам финанславы - финанс продуктларының бөтен экосистемасы:

- процентсыз кредитлар

- лизинг

- иминиятләштерү

- партнерлык принципларында максатчан финанслау.

Төп өстенлекләр:

- социаль юнәлеш

- тотрыклы үсеш концепциясенә якынлык

- шулай ук уен бизнесын, алкоголь һәм тәмәке җитештерүне финанслауны, займ алучылардан процентларны алуны тыю (бу Исламда турыдан-туры тыелган). Коръән буенча, Аллаһ кешеләргә сәүдә эшләрен рөхсәт итте, ләкин риба эшләрен хәрам кылды. Мондый хезмәт күрсәтүче банклар кредит бирүдән түгел, ә инвестиция керемнәре аша акча эшлиләр. Ягъни, финанс оешмасы үз кертемнәренең партнерлык принципларына карата нәтиҗәлелеге белән кызыксына-инвестицияләрнең табышы һәм клиент белән этик мөнәсәбәтләр урнаштыру аның уңышлы эшчәнлегенең нигезе булып хезмәт итә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: