Барлык яңалыклар
Икътисад
23 сентябрь 2022, 13:06

Яңа мөмкинлекләр ачыла

Яңа мөмкинлекләр ачыла
Яңа мөмкинлекләр ачыла

Уфада «Транспорт һәм төзелеш» халыкара конгрессы кысаларында «төбәкләр үсешенең нәтиҗәле коралы буларак территорияләрне комплекслы үстерү» дигән дискуссия сессиясе узды. Территорияләрне комплекслы үстерү-төбәкләрне нәтиҗәле һәм сыйфатлы үстерү белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә торган төп тармак проекты.

- Башкортстан өчен территорияләрне комплекслы үстерү - яңа мөмкинлекләр. Проектны реализациялеу авария һем тузган торактан кешеләрне урнаштырырга, төзелешләрне, шулай ук территориялернең транспорт инфраструктурасын яңартырга ярдәм итә, - дип сөйләде БР төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.

Дискуссия мәйданчыгында Бөтенрусия милли төзелеш сәясәте үзәге җитәкчесе, «Опоры России»ның территорияләрне комплекслы үстерү буенча комитеты рәисе Александр Моор, Русия төзелеш министрлыгының кадрлар үзәге җитәкчесе Елена Сенкевич, Башкортостан Республикасының авария хәлендәге торак фондын мониторинглау үзәге директоры Виталий Гайдук, Уфа администрациясенең шәһәр төзелеше сәясәте һәм территориаль үсеш буенча урынбасары Кирилл Чистяков катнашты. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: