Барлык яңалыклар
Икътисад
15 сентябрь 2022, 14:21

Уникаль хезмәт уйлап чыгарганнар

Башкортстан республикасының Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге  “СКОЛКОВО” белән берлектә франшизаларны максатлы чит ил базарларына җайлаштыру буенча уникаль хезмәт эшләп чыгарды. Бу хезмәт Үзәк тарафыннан  франшиза адаптациясенең бәясеннән 85 процентка кадәр финанслау һәм компания хакы 1 миллион сумнан да кыйммәтрәк булмаган  шартларда бирелә.

–Франчайзинг ярдәмендә бизнесны масштаблау көннән-көн популярлаша. Без аңлыйбыз, франчайзерларның чит ил базарларына чыгу комфорт зонасыннан чыгу дигән сүз. Еш кына бу чит телләрдә, башка илләрнең хокукый киңлекләрендә эшләү, анда өстәмә рөхсәт документациясе, сертификацияләр таләп ителергә мөмкин. Яңа сервисның максатларының берсе – бу процессны тизләтү һәм җиңеләйтү, – диде тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Безнең ил франшизаларының экспорт базарларына юнәлдерелгәнлеге зур перспективаларга ия. Franshiza.ru порталы тикшеренүенә ярашлы, 2022 ел башына Русиядә 3095 франшиза исәпләнгән, шуларның 48% чит ил идәүләтләрендә филиалларга ия. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: