Барлык яңалыклар
Икътисад
15 сентябрь 2022, 12:52

Халыкара конгресс ел саен узачак

Мәскәүдә БР Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары – икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов рәислеге астында “Транспорт һәм төзелеш” Халыкара конгрессының Программа комитеты утырышы узды.

Быел республикада 18еннән алып 22 сентябрьгә кадәр тәүге тапкыр шундый зур тармакара чара үтә. Анда әйдәүче  төзелеш компанияләре, юл-транспорт тармаклары, федераль һәм төбәк башкарма властьлары вәкилләре, Русия, Казахстан, Төркия, Иран һәм Белоруссиянең финанс секторы һәм  иҗтимагый оешмалар катнаша.

“Транспорт һәм төзелеш” конгрессы элек үткәрелгән “Урал транспорты” һәм “УралСтройиндустрия” форум-күргәзмәләрен алмаштыра.

–Мондый үзгәреш Башкортстанга  тармакара, төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне булдырыр өчен нәтиҗәлерәк мәйдан тудырырга булыша. Быелгы Конгресс арытаба ел саен уза торган зур эшлекле чара традициясен башлап җибәрер дип ышанам, – диде Хөкүмәт премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Моратов. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: