Барлык яңалыклар
Икътисад
15 сентябрь 2022, 20:28

Ел саен - ике станция

Санкт-Петербургта  13-16 сентябрьдә узучы Петербург халыкара газ форумында БР хөкүмәте  һәм “ГазРесурс” җәмгыяте хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Башкортстан делегациясен сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев җитәкли.

–Төбәк хакимияте һәм үзбәк бизнесы белән милек аша бәйләнгән “ГазРесурс”
 компаниясе арасындагы килешү төбәктәге газ-мотор ягулыгы үсешен күзаллый (монда тирә-як мохиткә булган начар йогынтыны киметү дә, шулай ук Башкортстан территориясендә инвестицион проектларны тормышка ашыру да керә). Документ ел саен ким дигәндә ике газ заправкалау станциясен, шул исәптә Баймак, Зианчура, Зилаер, Хәйбулла, Уфа һәм Благовещен районнары территориясендә төзүне күзаллый. 2020-2021 елларда предприятие Нефтекамада, Уфа, Кырмыскалы һәм Белорет районнарында 4 газ заправкалау станцияләрен сафка тапшырды инде, алар уңышлы эшләп килә, – диде Александр Шельдяев. 

Бу хакта тулырак монда укый аласыз. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: