Барлык яңалыклар
Икътисад
14 сентябрь 2022, 14:55

Ә сез хезмәт хакын вакытында аласызмы?

Кайсыбер җитәкчеләр  хезмәткәрләренә эш хакын айлар буе түләми. 

Ә сез хезмәт хакын вакытында аласызмы?
Ә сез хезмәт хакын вакытында аласызмы?

     Хезмәт хакын вакытында  түләү  - закон белән ныгытылган гамәл булса да, кайсыбер җитәкчеләр кул астында эшләүче хезмәткәрләренә эш хакын айлар буе түләми.  Нәтиҗәдә, бу хәл хезмәткәр өчен – баш  бәласенә, ә җитәкче өчен зур проблемага әйләнә.  Әлеге вакытта да намуссыз җитәкчеләр җитәрлек. Шулай булмаса, Башкортстанда эшләүчеләргә  миллионнарча сум бурыч җыелмас иде.

       Мәсәлән,  республиканың  Благовещен  районында бер компаниянең  50дән артык хезмәткәре предприятие җитәкчелегенең эш хакын түләвен көткәннәр-көткәннәр дә, көтеп ала алмагач, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә  мәҗбүр булганнар.

     Прокурор тикшерүе күп нәрсәне ачыклаган.  Аерым алганда,  50дән артык хезмәткәр июнь аена 2  миллион сумга якын хезмәт хакы алмаган.

     Моңа кадәр дә  генераль директорны хезмәт хакын түләмәгән өчен җаваплылыкка берничә тапкыр тарттырган булганнар. Элеккеләрен  исәпкә алып, бу юлы аңа катырак җәза биргәннәр – ул  бер елга дисквалификацияләнгән.  Ә хезмәткәрләргә хезмәт хакын, нәтиҗәдә, биргәннәр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: