Барлык яңалыклар
Икътисад
14 сентябрь 2022, 13:05

Сәнәгать сәясәте нәтиҗәле тормышка ашырыла

БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Сәнәгать сәясәте нәтиҗәле тормышка ашырыла
Сәнәгать сәясәте нәтиҗәле тормышка ашырыла

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган. “Башкортстанда 7 айда сәнәгать җитештерүе күләме 103 процент тәшкил итте. Бу Русиядәге уртача күрсәткечтән – 2 %ка, Идел буе федераль округы буенча 2, 3 %ка артыграк.

Өч сектор үсеш күрсәтте: файдалы казылма байлыклар чыгару, электр, газ һәм пар белән тәэмин итү, кондиционер һәм эшкәртү сәнәгате.  Икътисади эшчәнлектә 29 сәнәгать төренең 19ы үсешне тәэмин итте.

Электр җиһазларын җитештерү 2,4 тапкыр арткан. Мебель җитештерү яхшы үсә - 35,4 процентка артты.

Дару җитештерүдә уңышлар бар. Чит ил компанияләренең китүе һәм үзебездә җитештерелгән препаратларга ихтыяҗ арту сәбәпле, бу юнәлештә үсеш 38,6 % тәшкил итә. Ашказаны-эчәк тракты, шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларын, нерв һәм сулыш системалары авыруларын дәвалау өчен дарулар җитештерә башладык.

Гадәттәгечә, нефть һәм табигый газ чыгару (134,5 процент), файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә хезмәт күрсәтү (116,3 процент), башка транспорт чаралары һәм җиһазлары (111,4 процент), химик матдәләр һәм продуктлар җитештерү (102,4 процент) сәнәгать җитештерү индексы үсешенә зур өлеш кертте.

Бу күрсәткечләрнең барысы да сәнәгать сәясәтен нәтиҗәле тормышка ашыру, шул исәптән икътисадны тотрыклыландыру өчен без керткән дәүләт ярдәме чаралары: җиңел сәнәгать, урман сәнәгате комплексы өчен җиһазлар, чимал һәм материаллар сатып алуга субсидияләр, Сәнәгатьне үстерү фонды аша ташламалы займнар, мөлкәткә салым ташламалары һәм башка финанс һәм консультация чараларына ирешелде”, - дип яза Андрей Назаров.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: