Барлык яңалыклар
Икътисад
14 сентябрь 2022, 12:52

Лаванда басулары Башкортстанда да үсәчәк

Без Европа илләреннән киммени?

alterainvest.ru
Фото:alterainvest.ru

Белорет районында яшәүче эшкуар лаванда үстерергә ниятли. Үзенең бизнес-идеясен ул җирле хакимияттә узган “Эшкуарлык сәгате”ндә тәкъдим иткән.

Инвестор бу үсемлек безнең климат шартларына яраклаша алыр дигән ышанычта. Ул лаванданы дәвалау, косметик чараларын җитештерү өчен сәнәгать масштабларында үстерергә планлаштыра.  Аны чәйләргә кушар өчен кулланырга була, чәчәк кибетләрендә сату өчен  дә. Шулай ук лаванда басуында фотосессияләр оештырырга да мөмкин.

Башлангыч авторының үзенең авыл хуҗалыгы кооперативы бар, бакча җиләге үстерүдә шактый тәҗрибә туплаган. Әмма фермерның төп максаты – безнең төбәк өчен сирәк булган бу үсемлекне үстерү.

Белорет районы хакимияте башлыгы  Андрей Иванюта проектны тормышка ашырыр өчен җир участогы кирәк дип белдерде. Ул профильле ведомстволарга туры килгән җир кишәрлекләре сайлап куярга йөкләмә бирде.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: