Барлык яңалыклар
Икътисад
14 сентябрь 2022, 18:08

Халыкара туризм үсешсен өчен

Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министрлыгы халыкара туризм үстерү буенча эшне көчәйтә. Ведомствода сөйләүләренчә, бу эшкә җирле туроператорларны җәлеп итәргә ниятлиләр. Моннан тыш, туризм индустриясенең үзара отышлы үсеше нигезе өчен норматив базаны эшләү планлаштырыла.

Башкортстан Үзбәкстан һәм Иранга яңа туризм чартерларын, чиктәш туристик маршрутлар булдыруда кызыксынучанлык күрсәтә. Федераль дәрәҗәдә бу эшне Үзбәкстаннан коллегалар белән Ростуризм алып бара. Киләчәктә илләр арасында туризм өлкәсендәге хезмәттәшлек системалы нигездә  үсешәчәк.

Исегезгә төшерәбез, сентябрь башында Владивостокта Көнчыгыш икътисади форум узды. Аның төп темасы – Русия туризмы үсеше. Владимир Путинда узган киңәшмәдә туризм темасы төп тема булды.

Туризм, икътисад тармагы буларак, 50дән артык индустрия һәм юнәлешләрне үз эченә алган.  Бүген аңа өстенлекле игътибар бүленә.

Илнең туризм кластерларын формалаштыру һәм аларның инфраструктурасын булдыруда инвестицияләр салу белән федераль оешма – “Туризм.РФ” корпорацисе – шөгыльләнә.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан хөкүмәте һәм “Корпорация Туризм.РФ” акционерлык  җәмгыяте  2022 елның 16 июнендә XXV Петербург халыкара икътисади форумда  хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: