Барлык яңалыклар
Икътисад
9 сентябрь 2022, 17:22

Юлчыларга да, үзләренә дә файда

Инвесторларга юл буе сервисы объектын төзү өчен буш җир тәкъдим ителде.

Юлчыларга да, үзләренә дә файда
Юлчыларга да, үзләренә дә файда

Төбәк Үсеш корпорациясендә инвесторларга юл буе сервисы объектын төзү өчен чираттагы буш урын тәкъдим ителде.

16 гектар тәшкил иткән җир Куергазы районынына кергән Уфа-Ырынбург - Р-240 юлы буенда урнашкан.

- Тәкъдим ителгән урын шуның белән отышлы - ул зур транспорт агымы янында. Уртача алганда, тәүлек эчендә моннан 12 меңгә якын машина үтә. Моннан тыш, ике сусаклагыч һәм Тозлы күле янында урнашкан. Бу факторлар проектның клиентларның күп булуына һәм проект өчен чыгымнарны тиз вакыт эчендә каплатырга ярдәм итәчәк, - диде БР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Наил Габбасов. - Әлеге җир участогына игътибар иткән инвесторга үсеш корпорациясе ягыннан проект концепциясен эшләүдә, дәүләт ярдәме чараларын алу өчен документлар төзүдә, шулай ук хакимият органнары һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән үзара бәйләнештә торуда ярдәм күрсәтеләчәк.

Үсеш Корпорациясе сайтында виртуаль турны карап, әлеге инвестицион мәйданчык белән танышырга мөмкин http://kr-rb360.ru/vtour/KY1/tour.html. Анда аның техник үзенчәлекләре турында тулы мәгълүмат бар.

Исегезгә төшерәбез, Барлык ирекле инвестицион мәйданчыклар да Башкортстан Республикасы инвестпорталының инвестиция картасына урнаштырылган https://map.investrb.ru/.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: