

Бүген, 9 сентябрьдә, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Учалы районында «Башкирский лесъ» агач эшкәртү компаниясендә булды. Төбәк җитәкчесе предприятие белән танышты һәм фанер цехына старт бирде. Аны республика ярдәме алган инвестпроект кысаларында төзеделәр.
- Бүген без Учалыларга бик кирәк булган яңа предприятие ачабыз, - диде Радий Хәбиров. - Безнең республика урман ресурсларына бай. Ышанам ки, яңа оешма продукциясенә ихтыяҗ булачак, чөнки Русиядә һәм республикабызда торак төзелеше темплары арта. «Башкирский лесъ» оешмасының генераль директоры Рамил Габдрахипов коллектив исеменнән республика җитәкчелегенә Инвестпроектка ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Башкортстан башлыгы фанера җитештерү технологиясе, чыгарыла торган продукция үрнәкләре белән танышты. Радий Хәбиров шулай ук «Башкирский лесъ» компаниясе җитәкчелеге белән предприятиенең киләчәктә үсеш перспективалары турында фикер алышты.