Икътисад
9 сентябрь 2022, 12:03

Әрмәнстан белән дуслык ныгый

Безнең предприятиеләр алар белән хезмәттәшлек итәргә тели.

Әрмәнстан белән дуслык ныгыйӘрмәнстан белән дуслык ныгый
Әрмәнстан белән дуслык ныгый

Авыл хуҗалыгы, нефть һәм химия сәнәгате өлкәсендә эшләүче 30дан артык республика предприятиеләре, шулай ук азык-төлек һәм аракы продукциясе, кәгазь төргәкләр, бал һәм фарфор савыт-сабалары җитештерүчеләр Әрмәнстан партнерлары белән хезмәттәшлек итәргә тели. Бу хакта Башкортстан тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрының беренче урынбасары Лена Изотова, Экспортка ярдәм итү үзәге директоры Илдус Халитов һәм Русия Федерациясенең Төркмәнстанның сәүдә вәкиле Анна Донченко белән берлектә «Час с Торгпредом» форматындагы онлайн-киңәшмә барышында билгеле булды.

- 2022 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча үзара товар әйләнеше 5,2 мәртәбә артуы Әрмәнстан белән сәүдә элемтәләрен тагын да ныгытуга ирешә алуы турында сөйли. Шул ук вакытта без бу илгә экспорт өлешен арттыру буенча эшне дәвам итәбез. Бүгенге очрашуның сәбәбе бизнесны үстерү, безнең предприятиеләр Әрмәнстан белән хезмәттәшлек итәргә тели. Бу максат белән быел 1-4 ноябрьдә ике якның очрашуы планлаштырылган - диде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас