Барлык яңалыклар
Икътисад
9 сентябрь 2022, 18:17

Халык эшле булачак

Бу хакта БР икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов хәбәр итте

Халык эшле булачак
Халык эшле булачак

Башкортстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе буенча Урал аръягында 40 меңгә кадәр яңа эш урыны булдырылырга тиеш. 

Аерым алганда, сәнәгатьтә – 11 мең, авыл хуҗалыгында – 20 мең, туризм өлкәсендә - 9 мең эш урыны өчен база булдыру планлаштырыла. Бу хакта БСТ телеканалында барган «Интервью» тапшыруында БР икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов сөйләде.

- Әгәр сәнәгатьне карасак, бу эш урыннары тау казу тармагы үсеше ярдәмендә барлыкка килер дип ышанабыз. Авыл хуҗалыгы күзлегеннән караганда, Урал аръягында 30 мең гектарга якын файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыкларда пай җирләре бар. Бу яңа проектлар өчен көчле ресурс. Яңа эш урыннары барлыкка килү белән уртача хезмәт хакы да артачак. Ул 70,5 мең сумга җитәргә тиеш, - диде Айрат Фәхретдинов.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: