

7 сентябрь көнне вице-премьер - Башкортстанның финанслар министры Лира Игътисамова Русия финанс министрлыгының 220 еллыгын бәйрәм итүгә туры килгән финанс грамоталылыгы турында ачык дәрес үткәрде. Ачык дәрестә 21 лицей укучылары катнашты. Мондый дәресләрнең максаты - мәктәп укучылары арасында финанс белемнәренә кызыксыну уяту, компетентлы финанс тәртибенә нигез салу, төп финанс төшенчәләрен үзләштерү, финанс грамоталылыгы иминлекнең нигезе булуына инану.
- Башкортстан финанслар министрлыгы күп еллар дәвамында финанс белеменә һәм төрле яшь төркемнәренең финанс грамоталылыгын күтәрүгә юнәлтелгән проектларны тормышка ашыру өчен инфраструктура эшләп килә. Финанс грамоталылыгын кечкенәдән укытырга кирәк. Бу мөһим тормыш күнекмәләре хәзерге тормышның барлык өлкәләренә дә кагыла”, диде Лира Игътисамова.
Ачык дәрес вакытында унынчы сыйныф укучылары дәүләт бюджеты һәм гаилә бюджеты ничек формалашканын, бюджет һәм салым системасының ничек эшләвен, финанс планлаштыруның нинди булуын ачыкладылар.
Агымдагы уку елыннан башлап, башлангыч һәм төп гомуми белем бирү өчен яңартылган федераль дәүләт мәгариф стандартлары нигезендә, барлык мәктәпләрдә финанс грамоталылыгы элементлары тиешле фәннәр кысаларында укыту процессының мәҗбүри өлеше булып тора.
Чыганак:pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru