

Бүген, 5 сентябрьдә, Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров хөкүмәт утырышын үткәрде. Анда токымлы маллар, авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын сатып алуга, үсемлекчелеккә һәм терлекчелеккә ярдәм итүгә, шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрен страховкалауга субсидияләр бирү мәсьәләләре каралды.
“Хәзер авыл хуҗалыгында иң кызу вакыт. Терлек азыгы әзерләү, уңыш җыю, уҗым культураларын чәчү бара. Бүген урып-җыю темплары былтыргыдан артып китә. Барлык мәйданның 80 проценты сугылган һәм 4 миллион тонна иген җыелган. Узган сигез айда республика аграрийлары 7,3 миллиард сумлык 2050 берәмлек яңа авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Бу юнәлештә без “Росагролизинг” компаниясе белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Ел башыннан алыпалар аша республикага 2 миллиард сумлык 305 берәмлек техника кайтарылды. Бүген тармакка 5 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән”, – диде Андрей Назаров.
Республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм юнәлешләре турында премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов бәян итте.
“Республикада ел саен токымлы терлекчелеккә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Мәсәлән, быел авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә 344 миллион сум бүленде, шул исәптән республика бюджетыннан – 67 миллион сум”, – диде ул.