Икътисад
28 август 2022, 16:09

Бизнес- шерифлар очрашты

Эшкуарлыкны үстерү.

Бизнес- шерифлар очраштыБизнес- шерифлар очрашты
Бизнес- шерифлар очрашты

Эшкуарлыкны үстерү.

27-28 август көннәрендә Стәрлетамак шәһәрендә «Купец-2.0» кунакчыллык фестивале кысаларында бизнес-шерифлар өчен стратегик сессия узды. Чараның максаты бизнес алып бару һәм муниципаль берәмлекләрдә инвестицион климатны яхшырту өчен уңай шартлар тудыру мәсьәләләре буенча фикер алышу иде.

Сәламләү сүзе белән Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясады. - Ике ел ярым элек биредә, Стәрлетамакта, без республикабызда бизнес-шерифлар институтына старт бирдек һәм әле күпме эшләргә кирәклеге турында фикер алыштык. Безнең барысы да килеп чыкты, дип саныйм. Шул вакыт эчендә без муниципалитетлар башлыклары белән эшлекле активлыкны үстерүче, үз муниципалитетларында бизнес һәм инвестиция проектлары мәнфәгатьләрен кайгыртучы лаеклы кадрларны сайлап алдык. Сүз уңаеннан, безнең бизнес-шерифлар институтын үстерү тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә дә югары бәяләнде. Петербург халыкара икътисади форумында Русия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов бу практиканы илдә иң яхшыларның берсе дип атады, - дип билгеләде Радий Хәбиров.

Стратегик сессия программасы Стәрлетамак буенча Meet-Up-экскурсиядән һәм шәһәрнең иң эре предприятиеләренең берсе - «Башпласт» җәмгыятендә бизнес-шерифлар белән танышудан башланды. - Бизнес-шерифлар өчен яңа белемнәр алу мөһим, бу аларга эшкуарлар һәм инвесторлар белән нәтиҗәлерәк эшләргә, инде кече һәм урта, шулай ук эре бизнесны үстерү өчен барлык мөмкин булган инструментарийларны җәлеп итәргә һәм үзләштерергә ярдәм итәчәк, - диде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов. Стратегик сессияне дәвам итеп, реставрацияләнгән тарихи биналар комплексында - 1893 ел датасы белән билгеләнгән сәүдәгәр Патрикеев йортында - чарада катнашучылар өчен тематик интенсивлар оештырылды.

BezNebes креатив агентлыгы директоры Евгений Никонов кураторлыгы астында бизнес-шерифлар бизнес-проектларны комплекслы анализларга, шул исәптән "Сколково" инновацион үзәге ярдәмендә, эшкуарлар бергәлеге белән нәтиҗәле коммуникацияләр төзергә, презентацияләр үткәрергә өйрәнде.

Бизнес- шерифлар очрашты
Бизнес- шерифлар очрашты
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас