

Автомобильләр төзелеше иң куәтле икътисади драйверларның берсе булып тора.Ул автомобильләр җитештерү урыны буенча да, сату һәм хезмәт күрсәтү урыннарында да эш белән тәэмин ителүнең югары дәрәҗәсен гарантияли һәм бу тармак Башкортстан Хөкүмәтенең игътибар үзәгендә тора.
“Бүген мине IMAF 2022 Халыкара Мәскәү автомобиль форумында автомобиль тармагын үстерү өлкәсендә республиканың тәҗрибәсе белән уртаклашырга чакырдылар.
Әлеге вакытта без алдыбызга импортны алыштыру һәм автокомпонентлар җитештерүне оештыру бурычын куябыз. Бу эшне 2014 елдан башлап алып барабыз”, - диде ул.
Шулай ук Премьер-министр дискуссиядә катнашучыларга, заманча үсеш инструментларын кулланып, Башкортстанда тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде.