Барлык яңалыклар
Икътисад
9 август 2022, 15:00

Чимал сатып алуга ярдәм күрсәтеләчәк

Башкортстан җиңел сәнәгате җиңел сәнәгать предприятиеләренең субсидияләр буенча гаризалар карау эшен тәмамлады.

Чимал сатып алуга ярдәм күрсәтеләчәк
Чимал сатып алуга ярдәм күрсәтеләчәк

Шуңа ярашлы, 57 җитештерүче чимал һәм материал сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга субсидия алачак. Бу максатлар өчен республика бюджетыннан 140 миллион сум бүленгән. Ярдәм чаралары туку һәм тегү, күн һәм күн әйберләре җитештерүчеләргә юнәлтеләчәк.

БР сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев белдерүенчә, былтыр җиңел сәнәгать тармагына 100 млн. сумлык ярдәм күрсәтелгән. 51 предприятие субсидия алган. Җитештерүчеләр 670 миллион сумга чимал сатып алганнар. Министр әйтүенчә, җиңел сәнәгать предприятиеләре модернизацияләүгә, техник кораллануга, продукцияләренең конкурент сәләтлеген арттыруга юнәлтелгән проектларын гамәлгә ашыруга Төбәк сәнәгать үсеше фондыннан ташламалы заем ала алалар. Заем суммасы 4тән алып 40 млн. сумга кадәр 1—2 еллык процент белән бирелә.

Республика җиңел сәнәгатендә 311 оешма санала. Алар текстиль, кием-салым, күн һәм күн әйберләре җитештерәләр. Башкортстан продукциясе халык арасында сорау белән файдаланудан тыш, автомобиль, авиация, авыл хуҗалыгы, химия һәм сәнәгатьнең башка тармакларында кулланыла. Продукция Русия төбәкләреннән тыш, БДБ илләренә дә озатыла.

 

Фото: БР Хөкүмәте сайтыннан.

Чимал сатып алуга ярдәм күрсәтеләчәк
Чимал сатып алуга ярдәм күрсәтеләчәк
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: