

Башкортстанда 1,4 млрд сумга төзелеш материаллары җитештерү эше оештырыла.
Иглин районында «СтройБлокТехнология» җаваплылыгы чикләнгән оешма юл төзелешендә кулланылучы материаллар җитештерүгә алынмакчы. Проектка керәсе инвестицияләр 1,4 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары – БР икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов белдерде.
— Бу обьект район икътисады өчен бик зур әһәмияткә ия. Ул 67 эш урыны булдырырга ярдәм итәчәк. Аннан тыш, җитештерелгән продукция, ә алар арасында асфальт – бетон катнашмалары, битум, куб рәвешле вак таш, ком-таш катнашмалары, барысы да юл төзелешендә бик кирәкле материал.
Инвесторга оешма мөлкәтенә һәм арендага алган җир участогына салым буенча ташламалар каралган, – диде Рөстәм Моратов.
Проектны 2022-2024 елларда тормышка ашыру бурычы тора.