

Нәтиҗәле очрашу.
23 июль көнне Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрының беренче урынбасары Лена Изотова җитәкчелегендәге делегация һәм эшлекле даирәләре Белоруссия республикасына эшлекле сәфәрен төгәлләде.
Аның нәтиҗәләре буенча, Башкортстанда Беларусьның сөт продукциясе җитештерүче «Милкавита» эре предприятиесен каплар белән тәэмин итәрлек шартлар тудырылачак.
- Сөйләшүләр барышында ике республика предприятиеләре арасында хезмәттәшлек турында берничә меморандум имзаланды. Әлеге вакытта Башкортстанның Белорусьтәге Конгресс-бюро вәкиле тарафыннан Башкортстаннан Белоруссия сөт азыклары җитештерүчеләре өчен каплар әзерләрләү мөмкинлеге булган ике җитештерүче сайланган, – диде Башкортстан тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Бу инде Башкортстанда Владимир Путин гамәлгә куйган «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт ппроекты кысаларында күп эшләр башкарылуын ассызыклый.