

Шәһәрне нинди үзгәрешләр көтә?
Башкортстан Хөкүмәтенең күчмә утырышы барышында Агыйдел шәһәрендә уңайлы шартлар булдыру һәм торак – коммуналь комплексын үстерү турында фикер алыштылар. Утырыш республика Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узды.
Премьер-министр бу эштә шәһәр халкының өлешен билгеләп үтте.
- Агыйдел, безнең 21 шәһәр арасында, уңайлы шартлар булдырылганнар исемлегендә, 4нче урын алып тора.
Шәһәрне проектлаштырганда атомчылар тарафыннан салынган бер үк архитектура стиле һәм планлы карарлар гармонияле иҗтимагый киңлек тудырган. Шәһәр халкының уңайлы шартлар тудыруда актив эшләве мөһим. Агыйделдә, 2014 елдан башлап, идарә итүче компанияләр көче белән, республика программасы кабул ителгәнче үк, 340 подъездның 226-се төзекләндерелгән, - диде Андрей Назаров.
Утырышта шәһәрнең төп проблемасы – җылыту системасының эшчәнлеге билгеләп үтелде.
1987 елда төзелгән казаннар искергән. Әлеге вакытта «БашРТС» компаниясе яңа котельня төзү буенча инвестицион проектны тормышка ашыру белән мәшгуль.
Андрей Назаров бу мөһим объектны быел ук эшкә кушуны төп бурыч дип билгеләде.
Яңа объектка җылытуга һәм кайнар суга моһтаҗ 51 күпфатирлы йорт, 16 социаль объект яки 14 219 кеше кушылачак.
Республика Хөкүмәтенең Премьер-министры Агыйдел шәһәре хакимиятенә торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә «Үзәк парк. Агыйдел дулкыннары» проектын 1 сентябрьгә төгәлләргә; 2023 елда «Башкирские дворики» программасы кысаларында Академик Курчатов урамы, 11 санлы йорт буенча ишек алды мәйданнарын ремонтлауны тәмамларга бурыч куйды.