Икътисад
16 Июля 2022, 06:22

Башкортстан предприятиеләре импортны алыштыра алачак

Безнең ике предприятиенең продукциясе Русиянең водород сәнәгате компетенцияләре җыентыгына кергән.

Башкортстан предприятиеләре импортны алыштыра алачакБашкортстан предприятиеләре импортны алыштыра алачак
Башкортстан предприятиеләре импортны алыштыра алачак

Башкортстанның ике предприятиесе продукциясе Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитештергән «Водород сәнәгатенең Русия компетенцияләре» җыентыгына керде.

Биш позиция - «Газохим Инжиниринг» оешмасы, бер позиция -«ОДК-УМПО» оешмасы Г. К. Борисов исемендәге Русия Фәннәр академиясенең Новосибирскидагы Катализ институты белән берлектә кергән.

- Технологияләр үсеше - водородны икътисадның төрле секторларына кертүнең төп факторы. Русия фәне һәм сәнәгате иң яхшы дөнья стандартларына туры килә торган җиһазлар булдыру өчен җитди нигезгә ия. Башкортстан предприятиеләре хәзер үк бу перспективалы тармакта импортны алыштыру өстендә актив эшли, чөнки «бүген» компетенцияләрен үстерү «иртәгә» лидерлыкка чыгарга мөмкинлек бирәчәк",– дип билгеләп үтте республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Русиянең 20 субъектында 100 дән артык фәнни һәм җитештерү оешмасы водород сәнәгате өлкәсендә компетенцияләргә ия.

Фото: ufa.mk.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас