

Башкортстан Республикасы "Авыл халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" проектының "Авылларны комплекслы үстерү" программасын тормышка ашыруда актив катнаша. 2022 ел башыннан агросәнәгать комплексының 33 предприятиесе ярдәм алган.
- Проект шартлары авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләренә килешүләр буенча хезмәткәрләрне укытуга, шулай ук практика үтү чорында эшкә кабул ителә торган аграр югары уку йортлары студентларына хезмәт хакы түләүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүне күз алдында тота. Мондый мөмкинлектән республикада 2021 елда агросәнәгать комплексының 118 предприятиесе файдаланды, - диде БР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов. - Алар ике юнәлеш буенча 441 хезмәткәргә федераль бюджеттан субсидияләр алдылар. Дәүләт ярдәменең гомуми күләме 16,2 млн сумнан артып киткән, - ди ул.