

Әлшәй районында “Раевсахар” компаниясе Бразилиядән кайтарылган шикәр чималын эшкәртә. Бүген предприятиедә 12 мең тонна продукт эшкәртелгән, чөгендер уңышын җыю сезонына кадәр тагы ким дигәндә 18 мең тонна чимал эшкәртергә ниятлиләр.
Төбәктә, аерып әйткәндә, предприятиедә куелган төп максат – сәүдә үзәкләренә шикәр поставкалары өзеклеген булдырмау. Чөнки җәен шикәргә сорау аеруча зур. Быелның язындагы шикәргә булган ажиотаж логистика челтәрләрен бозып, ил буйлап бу татлы ризыкка дефицит теркәлгән иде.
–Мартта ук линия реконструкциясен башлаган идек, камыш шикәр чималын эшкәртә алырлык тиешле корылмалар сатып алдык, – ди “Раевсахар” предприятиесенең техник директоры Руслан Белинский. – Шикәр чималы безгә июньдә кайтты, бу вакытка яңа линияне корып куйган идек, шунда ук аны эшкәртүгә керештек. Продукциягә сорау бар, республикадан гына түгел. Без эшкәрткән камыш чималыннан ясалган шикәр комы илебезнең төрле почмакларына тарала.