

Башкортстаннан Алмаз Мамлеев Яшь сәнәгатьчеләр бөтенрусия конкурсы нәтиҗәләре буенча икенче урын алды. Конкурс нәтиҗәләрен Екатеринбургта үткән “Иннопром-2022” Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә 5 июльдә игълан иттеләр. “Корона” җәмгыяте (Туймазы шәһәре) директоры урынбасары ил буйлап 400 катнашучыны узып киткән. ТОП-100 иң яхшылар исәбенә Башкортстаннан 3 кеше, шул исәптә “Изостер” җәмгыятеннән Альберт Кайбышев һәм “Инмаш” концерныннан Абдумалик Рәхимов та кергән.
–Башкортстан властьлары яшь эшкуарларны дәртләндерергә тырыша, шул исәптә стартаплар белән эшләү өлкәсендә дә ярдәм итәргә омтыла. Республиканың инновацияләргә булышлык күрсәтүче фонды инновацион үсешнең 6 программасын тормышка ашыра. 500 мең сумнан алып 30 миллион сумга кадәр грантлар бирәбез. “Коммерциализация” эре грантлар программаларының берсе инновацион продукция булдыручылар яисә җитештерүне киңәйтүчеләр өчен тәгаенләнгән. 9 проект 185 миллион сумлык грантлар алуга иреште. Бу ярдәм чараларының аз өлеше генә әле. Стартапларны, студентлар проектларын тормышка ашыруда һәм республикадагы инновацион эшчәнлеккә ярдәм күрсәтүне арытаба да киңәйтәчәкбез”, – диде икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.
Чыганак: pravitelstvorb.ru