

“Русия экспорт үзәгенең генераль директоры Вероника Никишина Башкортстанның Русия экспорты үсешенә салган өлешен югары бәһаләде.
Иннопромда проектларыбызны күрсәткәннән соң Русия экспорт үзәгенең республика белән хезмәттәшлек итүе үсеш федераль институты һәм төбәк синергиясенең үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәле мисалы булып тора алуын ишетү – куанычлы хәл. Без экспорт үсешенә аеруча игътибар бүләбез: Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге белән берлектә анык күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек биргән карарлар кабул итәбез. 2021 ел нәтиҗәләре буенча, безнең экспорт 18%ка арткан һәм 3,7 миллиард доллартәшкил иткән; чималныкы булмаган товарлар өлеше 34,3%ка арткан һәм 2,5 миллиард доллар тәшкил иткән (БР экспортының гомум күләменнән 68,2%) – ул беренче тапкыр гомум экспорт күләменнән шундый зур өлешне тәшкил итте. Без чит илдә югары сорауга ия товарлар җитештерәбез. Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше 3,9 миллиард доллардан 4,6 миллиард долларга кадәр артты.
Тагы да бер тапкыр Вероника Никишинага файдалы хезмәттәшлек өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез, арытаба да шулай нәтиҗәле эшләргә язсын”.