Икътисад
6 июль 2022, 06:19

“Иннопром-2022”дә безнең республика потенциалы тәкъдим ителде

4-7 июль көннәрендә Екатеринбург шәһәрендә "Иннопром-2022" күргәзмәсе уза. 

Башкортстан республикасы  “Иннопром” Халыкара  сәнәгать күргәзмәсендә үзенең сәнәгать һәм инвестицион потенциалын тәкъдим итте.

Шуны әйтергә кирәк: төп социаль-икътисади күрсәткечләр буенча Башкортстан илнең тулаем эчке продуктының яртысын формалаштырган  дистә лидер төбәкләр исемлегенә керә.

Инвестицион активлык буенча республика – иң уңайлы инвестиция шартлары булган көчлеләрдән-көчле топ-5 төбәкләр исемлегендә.

Хезмәт җитештерүчәнлеге рейтингында Русия субъектлары арасында “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проекты буенча Башкортстан лидерлар өчлегенә керә.

Быел Башкортстан Русия Сәнәгать министрлыгының  сәнәгать сәясәтен тормышка ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында да үзенең лидер позициясен чираттагы тапкыр раслады.

–Мондый казанышлар Башкортстан икътисадының күп тармаклы сәясәте белән бәйле.Ул  икътисади чынбарлык үзгәреп торган чорда тотрыклылыкны саклап килергә мөмкинлек бирә, – диде  БР Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары – икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.  

Министр сөйләвенчә, 2022 елда кабул ителгән көрчеккә каршы чаралар пакетында  санкцияләрнең төп басымына дучар сәнәгатькә ярдәм итүгә җентекле игътибар бирелүен ассызыклады. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас