

“Иннопром-2022” Халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Беларусь республикасының сәнәгать министры Петр Пархомчик белән очрашты. Ике як “МАЗ” ачык акционерлык җәмгыятенең Башкортстан территориясендә махсус, төзелеш, коммуналь һәм юл техникасын җитештерү турында фикер алышты.
“МАЗ” продукциясен җитештерер өчен сәнәгать технопарклары һәм преференциаль зоналар кысаларында цехлар ачу тәкъдим ителә. Минск автомобильләр заводы тарафыннан Башкортстанда йөк техникасы җитештерү турында сөйләшүләр үткәрелде, завод җитәкчесе хезмәттәшлектә кызыксынуын белдерде.
–Җитештерүне 2 этапта оештыру күзаллана. Беренче этап – республика тарафыннан МАЗ шассиларын сатып алу, “надстройкалар”ны махсус техникага кору. Икенче этап – МАЗның шассиларын арытаба аларны аерым шасси буларак та, йөк машиналарын комплектлау өчен дә җитештерүне оештыру. Белоруссия партнёрларыбыз елына 1000гә кадәр йөк машинасы җитештерә алырлык берләштерелгән предприятие булдыру мөмкинлеген карарга әзер, – диде икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.
Чыганак: pravitelstvorb.ru