Икътисад
1 июль 2022, 11:58

Чит илләр белән бәйләнешләр арта

Республика тышкы икътисади бәйләнешләргә зур игътибар бирә.

Чит илләр белән бәйләнешләр артаЧит илләр белән бәйләнешләр арта
Чит илләр белән бәйләнешләр арта

Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева Русия Чит ил эшләре министрлыгында Кытай Халык Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы белән төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча берничә очрашу үткәрде.Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы тарафыннан хәзерге вакытта халыкара багланышларны үстерү һәм ныгыту максатында Русиянең Чит илләрдәге сәүдә вәкиллекләре каршындагы министрлыкның чит ил аппараты эшен оештыру буенча зур эш башкарыла. Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ведомствоның Беларусь, Төркия, Үзбәкстан һәм Казахстанга юлламасын килештерде дә инде. Махсус юнәлешләр буенча илче Алексей Евсиков белән очрашуда төбәкнең Кытай провинцияләре белән хезмәттәшлекне тергезүгә нияте турында фикер алышу булды.

- Безнең хезмәткәрләр алдында үзара товар әйләнешен арттыру һәм Башкортстанга инвестицияләр җәлеп итү бурычын куябыз, - диде Маргарита Болычева.

Азиянең икенче департаменты директоры урынбасары Максим Баранов белән очрашу барышында шулай ук Русиянең Ирандагы сәүдә вәкиллегендә төбәк ведомствосы хезмәткәрләрен җибәрү мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар.
Чыганак:pravitelstvorb.ru

Фото:pravitelstvorb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас