

23 һәм 29 июньдә республика хөкүмәтендә республиканың хезмәт хакын үзвакытында түләү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең утырышы үтте. Аны премьер-министр урынбасары – финанслар министры Лира Игътисамова алып барды.
Утырышта хезмәт хакларын түләү буенча бурычлары булган предприятиеләр исемлеге дә яңгырады. “Приволжэнерго”, “Энерготехсервис”, “Нефтепроводмеханизация”, “Гранд”, “Дүртөйле сөт продуктлары комбинаты”, “Чакмагыш сөт заводы”, “НефтеГазВзрывПромСтрой” тресты, “Звезда” оешмаларының бурычларын бетерү мәсьәләсе дә күтәрелде.
“Халыкның тормыш дәрәҗәсе – иң мөһиме. Шуңа хезмәт хакы буенча бурычлар тиз арада капланырга тиеш!” – дип кисәтте финанслар министры.
Комиссия эшчәнлеге нәтиҗәсендә 2022 ел башыннан 29 оешма хезмәткәренә тулысынча яки өлешчә бурычлар түләнгән. Аларның гомум суммасы 38,7 миллион сум булган.
Әйткәндәй, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хезмәт хакларын вакытында түләү мәсьәләсен еллык Юлламаларда да күтәрә.