Икътисад
29 Июня 2022, 13:46

Бизнесны чикләүләрдән арындырырга кирәк

Кичә, 28 июньдә, БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Х Петербург халыкара юридик форумында “Эшкуарлык эшчәнлеге ирегенең хокукый гарантияләре” дип аталган сессиядә чыгыш ясады.

Андрей Назаров башкарма власть органнары роле,  бизнестагы проблемаларны хәл итүнең ачыклыгы бүген аеруча актуаль, ди. Ул Президент Владимир Путин билгеләгән яңа дәүләт икътисади сәясәтенең нигезе була. В.Путин  безнең илгә карата халыкара санкцияләр “чәчәк атуы”  белән бәйле  чакырулар шартларында, тышкы басымга эшкуарлык иреге һәм эшлекле башлангычларга ярдәм күрсәтү белән җавап биерергә кирәк, дип ассызыклады.  Бизнесны  мөмкин кадәр   чикләүләрдән, аны артык күзәтчелек һәм контрольдән бушатырга, аны дәүләт ярдәме белән тәэмин итәргә кирәк.

–Эшкуарлык эшчәнлеге иреген үстерүнең мөһим юнәлешләренең берсе – административ нагрузканы киметү. Без Башкортстанда бу юнәлештә эшлибез.  Республиканың Административ кодексыннан урамда сату итү, логистика, шәһәр төзү һәм башка эшчәнлеккә кагылышлы дистәләрчә составлар алып ташланды, – диде Андрей Назаров.  

Чыганак: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас